АЗК "НАИКОМ"
Главная / АЗС / Муслюмово / Итоги Акции в с Муслюмово

Итоги Акции в с Муслюмово

16 июль көнне “Нурлыгаян” паркында ягулык станциясе челтәре “Наиком” үз клиентлары арасында акция уздырды. Акция 2016 елның ноябрь аеннан алып 2017 елның 16 июленә кадәр барды, акциядә катнашыр өчен 30 литр евро 5(биш) стандартлы сыйфатлы уфа бензины алырга кирәк иде. Акциягә йомгак 14:00 сәгатьтә башланып китте. Иске Карамалы һәм Актаныш районы Чуракай авылында урнашкан урналар үзәк барабанга салынды. Комиссия әгъзаләре Алмаз Зиннатуллин, Ирек Камалов, Нафикова Лилия акциянең барышын карап, тикшереп тордылар. Иң беренче булып кәрәзле телефон уйнатылды һәм аның хуҗасы Мөслимнән Айнур Закиров булды. Автомагнитола – Гөлинә Петрова, микродулкфынлы пич – Айнур Базарбаев, кер юу машинасы – Мирзанур Шарипов, телевизор – Расил Шагалиев, суыткыч – Светлана Байгузина.
Өч төп призның җиңүчеләредә тиз арада билгеләнде.
Скутер – Индира Шакирова (Метрәй)
Мотоцикл – Ильмир Галимов (Тат.Шуран)
Минитрактор – Наил Кашапов (Мөслим)
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Ягулык станциясе челтәре “Наиком- Муслюмово” бүгеннән яңа акцияга старт бирде.

О АЗК НАИКОМ

АЗК "НАИКОМ" Адрес:РТ, г. Набережные Челны, пересечение первой дороги и проспекта Вахитова. Телефон: (8552) 31-34-35, 38-08-78, Email: AZSNAIKOM@GMAIL.COM САЙТ:NAIKOM.COM

Оставить комментарий